> XPOHOC > БИБЛИОТЕКА > ТАТАРСКАЯ... ЭМИГРАЦИЯ >
ссылка на XPOHOC

Рафаэль Адутов

1769-1834

БИБЛИОТЕКА ХРОНОСА

XPOHOC
ФОРУМ ХРОНОСА
НОВОСТИ ХРОНОСА
БИБЛИОТЕКА ХРОНОСА
ИСТОРИЧЕСКИЕ ИСТОЧНИКИ
БИОГРАФИЧЕСКИЙ УКАЗАТЕЛЬ
ГЕНЕАЛОГИЧЕСКИЕ ТАБЛИЦЫ
ПРЕДМЕТНЫЙ УКАЗАТЕЛЬ
СТРАНЫ И ГОСУДАРСТВА
ИСТОРИЧЕСКИЕ ОРГАНИЗАЦИИ
РЕЛИГИИ МИРА
ЭТНОНИМЫ
СТАТЬИ НА ИСТОРИЧЕСКИЕ ТЕМЫ
МЕТОДИКА ПРЕПОДАВАНИЯ
КАРТА САЙТА
АВТОРЫ ХРОНОСА

Рафаэль Адутов

Татарская и башкирская эмиграция в Японии

Япония

1930 елларның урталарына чаклы мөһаҗирләр ватаннарына кайтуга өметләнеп яшиләр. Әмма, еллар үткән саен, бигрәк тә Совет Россиясендә 1936 елгы сталинчыл Конституция кабул ителгәннән соң, бу өмет әкренләп сүнә бара. МаньчжуГода калу да куркыныч була. Мондый шартларда мөһаҗирләр арасында, Маньчжуриядән китәргә кирәк, дигән фикер ныгый башлый.

Мөһаҗирләрнең большевиклар агитациясенә бирешкән бер өлеше Россиягә кайтырга була. Аларның шуннан соңгы язмышлары турында менә мондый бер хикәят бар. – Берничә татар гаиләсе Хабаровскига күчеп китә. Киткәнче алар Харбинда калучылар белән болай дип килешәләр: Россиягә килеп урнашуга, фоторәсем белән хат җибәрәчәкләр. Әгәр дә хәлләре әйбәт булса – фотога баскан килеш, начар булса – утырган килеш төшкән булырлар... Һәм чыннан да, алардан хат белән фото килә. Рәсемгә һәммәсе дә... яткан килеш төшкән булалар. Ул кешеләрнең алдагы язмышы билгесез.  Мондый фактлар күп кенә мөһаҗирләрне Россиягә кайтырга теләүнең нәрсә булып чыгачагы турында җитди уйланырга мәҗбүр итә [3]. Мөһаҗирләрнең янә бер өлеше Кытайда калып, коммунистлар хакимияткә килгәннән соң гомерләренең шактый өлешен төрмәләрдә үткәрә. Аларның исән калучылары ахырдан Австралия һәм Төркиягә күчеп китә.

Һәм ниһаять, тагын бер,  өченче өлеш мөһаҗирләр ул елларда япон хакимлеге астында булган Кореяга күченә. Бу илнең кайбер шәһәрләрендә татар диаспоралары барлыкка килә. Әмма торабара аларның күпчелеге Япониягә күчеп бетә.

Россиядән килгән мөселманнар саны Япониядә 1920 еллардагы 400–500 кешедән алып 1930 еллар азагына 5–6 меңгә җитә. Алар Токио, Иокогама, Осака, Киото, Кобе, Нагоя, Кавасаки шәһәрләрендә яшиләр. Һәркайда “Исламия” мәхәлләсе бүлекчәсе эшли (“ИсламияТокио”, “ИсламияКобе” һ.б.ш.). Арада иң эресе булып 1924(1927?) елда рәсми төстә оешкан “ИсламияТокио” бүлекчәсе саналган. Аның имамнары булып төрле елларда түбәндәгеләр торган:

Габделхәй Корбангали 1924(1927?)  1938 елларда;

Ибраһим Габделрәшит кади (19381944);

Мөхәммәтәмин Ислами (19441951);

Шәрифулла Мифтахетдин  (1951 1967);

Гайнан Сафа (19671984).

М. Ислами Мисырга күчеп киткәннән соң, баш имам булып Ш.Мифтахетдин кала (ул 1951 елга кадәр Токио мәчете имамы вазифасын башкара). 1933 елдан алып 1967 елның гыйнварына кадәр мәчеттә мәзин булып Г.Сафа тора, ә Ш.Мифтахетдинның вафатыннан соң, 1967 елда ул имам итеп билгеләнә һәм бу вазифаны 1984 елда вафат булганга кадәр башкара. Аннан соң инде татар имамнар булмый [2].

Мәхәлләнең юридик зат хокукына ия булуы дәүләт оешмаларына рәсми мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек биргән. Кагыйдә буларак, мондый мөрәҗәгатьләр канәгатьләндерелгән. Мәсәлән, Токио, Кобе, Нагоя шәһәрләрендә мәчетмәдрәсәләр төзү һәм зират өчен җир кишәрлекләре тиешле дәрәҗәдә рәсмиләштереп бирелгән. Япониянең Диния нәзарәте дә оештырылган. 1938 елны ачылган Токио мәчете 48 ел буе исәнимин торган. 1985 елгы

җир тетрәү вакытында мәчет диварлары ишелеп, аның хәрабәләрен 1986 елны юк итәләр.

     

Чтение Корана в доме Т.Мухита. Токио. 

Тәмимдар хаҗи хатыннан (Токио, 27.11.2000): “...1986 елның башында мәсҗид бинасын ватып яңа мәсҗид салырга карар бирелде, вә Япониядә булган мөселман пасоллары [илчеләре] кирәкле акчаны бирергә сүз бирделәр. Мәсҗидне салу вакыты килгәндә, Ислам мәмләкәтләренең экономияләре бозылганга күрә биргән сүзләрендә тора алмадылар вә 1996 елда Төркиянең Баш Баканы [президенты] Сөләйман Дәмирәл әфәнде Япониягә рәсми зиярәтендә [визитында] җөмһүриятебезнең риҗасыны [үтенечен] кабул итте вә 1998 март аенда имарәткә [төзелешкә] башланып, 2000 елның 30 июнендә ачылыш мәрәсиме эшләнде’’[10].

Шул ук урында 1927 елда “Исламия” мәдрәсәсенең ике катлы бинасы да төзелгән булган.

 Рәмзия ханым Лаеш хатыннан (Истанбул, 2000 елның декабре):

“...1924 елның декабреннән Япониядә яңа тормышыбыз башлана... 1925 елның сентябрендә Салисә дөньяга килә... Күршеләребездә япон бабае белән әби торалар иде. Балалары булмаганга, Салисәне торыныбыз [оныгыбыз] дип көне буе үзләрендә тоталар иде. Бик яраталар иде. Салисә дә 6 яшьләренә кадәр шул әбибабай белән бергә үсте, бик ярата иде.

Әни: “Балаларым япон булып үсәләр, ни дә булса чарасын эшләргә кирәк”, – дип, әти белән киңәшләшә дә, шәһәр буйлап татар эзләп йөриләр. Йөри торгач, Әгерҗе хаҗи дигән кешегә очрыйлар, ул да Пермьдә булган, күп татар оешмаларына ярдәме булган икән.

Бик шатланып күрешәләр, шунда әни мәсьәләне аңлата. Татарларны эзләп, тупланып, балаларыбызга татар мәктәбе ачарга кирәк дип киңәшәләр. Эзлиэзли дүрт гаилә табыла. Бер өй тоталар, бер катлы кечкенә генә өй. Корбангали исемле бер мулла да табалар. Шунда әнием укыта башлый. Мулла абзый белән икесе генә. Аннан тагы бер мөгаллимә табыла, русча укыта иде. Харбинда гимназиядә укыткан Рабига апа иде. Ике бүлмәле өйдә 5 бала белән мәктәп башлана. Торабара татар мәктәбе ачылганны ишетеп аннанмоннан татарлар җыела башлый. Мәктәпкә балалар сыймый башлый, зурракка ташынаташына, соңында мәхәллә төзелеп, зур гына мәктәп салдырдык. Халкыбыз үзара акча җыеп, япон хөкүмәтеннән рөхсәт илә рәсми бер мәктәп булды, анда утызлап шәкерт укый идек“[10].

“Исламия” мәхәлләсе активистларының көче белән мәчет һәм мәдрәсәләр шулай ук Нагоя һәм Кобе шәһәрләрендә дә төзелә. Нагоядагы агач мәчет сугыш вакытында янгач, “ИсламияНагоя” мәхәлләсе үз милке булган әлеге җир кишәрлеген сата һәм акчасын “ИсламияКобе” мәхәлләсенә тапшыра[1]. Чөнки ул чорда милләттәшләребез, япон хакимияте карары белән Нагоядан Кобе шәһәренә күчерелә.

1935 елны салынган Кобе мәчете бүгенге көнгәчә исәнимин сакланган.

Рәмзия Лаеш хатыннан (Истанбул, 2000 ел, декабрь):

“... Шул бомбалы заманда Кобе җәмигы исән калды. Бөтен тирәсе юк булды. Җәмигъның яртысы мәктәп иде, мәктәп янды, җәмигъ калды. Без дә яндык. Токиода әниләр дә янып бер нәрсәсез калдылар. Август аенда сугыш туктау белән америкалылар керделәр. Тынычлангач, сәүдә башланды. Татарлар баедылар. Бик яхшы сата иде ирләребез’’[10].

 Сайма Касим, Рауза Мифтахетдин. Токио.

“Исламия” мәхәлләсенең күп кенә Япония дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең химаясеннән файдалануын да билгеләп үтәргә кирәк. Бу уңайдан, япон милләтенең иң өлкән аксакалларыннан саналган  Мицуру Тоойяма әфәнденең мәхәлләгә булышлык күрсәтүе аерым хуплауга лаек [2].

Хакимият рөхсәтен алып, мөһаҗир милләттәшләребез сәүдә белән шөгыльләнәләр, кием тегү ательесы ачалар...

Саимә ханым Касыйм хатыннан (Токио, 7.07.78):“...Япониядә үскән балалар – аерым йомшак табигатьле балалар, япон халкы йомшак табигатьле адәмнәр булганга дип уйлыйм. Японнар берберсе белән кычкырып талашмаслар. Йомшак, матур сүз белән мөгамәлә итә торган халык, тәрбияле адәмнәр. Безнең ишек алдында өч гаилә торадыр, балалары да бар. Һич тынтавышлары юк, шундый тыныч халык, искиткеч, бездәге кебек сүгенү, кычкырышу юк, Шуның өчен дип уйлыйм, без дә шулай тыныч булырга өйрәндеk.

Балаларыбыз да шәфкатьле, йомшак, тәүфыйклы булып үстеләр. Кызыклы, кибеткә керәсең бит, берни дә алмыйсың – рәхмәт дип озаталар. Тагын да кил дип, ачык йөзләре белән озаталар. Башта кызык иде, соңра өйрәндек инде. Җирләре кечкенә, бик тыгызлык – халык күп, шундый кечкенә җирдә безнең халык булса, берберсен кыйнап бетерерләр иде дип уйлыйм. Болар бик сабыр һәм тәрбияле... Иң начар сүгенүләре – ахмак, тиле, шундый сүзләр генәдер... Тарихны тикшереп укыйлар. Безнең телгә якын итеп чыгаралар үзләрен. Бабаларыбыз кардәш булган дип сөйлиләр. Безнең сүзләр дә арада бар, татарча сүзләр килеп чыгадыр. Безнең бабаларыбыз да мәҗүси булганнар бит, соңыннан ислам динен кабул иткәннәр. Болар да бер заман мөселман булырлар дип уйлыйм. Иншалла, ахыр заман алдыннан ислам дине өскә чыгачак бит, бәлкем шулай японнарда да таралып китүе ихтимал’’[10].

 1977г. Япония. С.Мухит, С.Касим, Р.Адутов.

Япония, бер милләтле ил буларак, гасырлар дәвамында чит кешеләре өчен ябык була. XIX гасыр азагында гына, Мэйдзи эпохасы башлануга, ул үз “ишекләрен ача”. Күпчелеге чит ил кешеләрен беркайчан да күрмәгән японнар, озын буйлы, тышкы кыяфәтләре, үзүзләрен тотышлары белән аерылып торган татарларга гаҗәпләнеп карый торган булганнар. Ә инде чапан кигән татар кырыктартмачысының велосипедка атланып япон авылларына керүе гомуми тамашага әверелгән.

Мәктәп мөгаллимнәре кулланган берничә дәреслек, шул исәптән, Кореяда язылган һәм Токиода “Исламия” мәхәлләсе матбагасында басылган “Татар теле әлифбасы” да бүгенге көнгәчә сакланган.

Шулай итеп, мөһаҗирләрнең тормышы әкренләп җайлана башлый.

  Из архива гжи Р.Вахап.

 

Саимә ханым Касыйм хатыннан (Токио, 12.07.76):

 «Сугышка кадәр, әлбәттә, яхшы иде. Мөгаллимә булып эшләдем, укытучы эше. Картым Кореяда сату итә иде. Берничә шәһәрдә кием кибетебез бар иде. Килепкитеп йөри иде. Сеңлем, балалар татарча уку бетерделәр. Тәмимдар әле 4 сыйныф кына укыган иде. Шулай да, калдырып, Кореяга картым янына күчендек. Кореяда 9 ел тордым...»[10]. 

 

 

 

Картлар сүзе:  Юләргә көндә бәйрәм.

Кешегә чокыр казыма – үзең төшәрсең.

 (Токио,1936г. Фонетическая азбука).

К оглавлению

Адутов Р.М. Татарская и башкирская эмиграция в Японии. Япониядәге  кардәшләребез. Набережные Челны. 2006.

Книга предоставлена для публикации в ХРОНОСе автором.


Здесь читайте:

Рафаэль Адутов (авторская страничка).

Адутов Рафаэль. Татары и башкиры в стране самураев.

 

 

БИБЛИОТЕКА ХРОНОСА

Rambler's Top100 Rambler's Top100

 Проект ХРОНОС существует с 20 января 2000 года,

на следующих доменах:
www.hrono.ru
www.hrono.info
www.hronos.km.ru,

редактор Вячеслав Румянцев

При цитировании давайте ссылку на ХРОНОС